Бу көннәрдә Норлат мөхтәсибәте район хакимияте белән берлектә мохтаҗларны бушлай ашата башлады. Мохтаҗларга, мескеннәргә һәм күпбалалы гаиләләргә итле, кайнар ашлар беренче тапкыр Әхмәтзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә җомга көнне таратылды. Биредә диненә һәм милләтенә карамастан, авыр тормыш хәлендәге барча ач кешегә ярдәм итәләр.
Бүген һәр көнне иртәнге сәгать 11 дән көндезге икегә кадәр ланч-боксларга салынган кайнар ризыкны 30-40 кешегә өләшәләр. Ашамлыкларны, итне сәдакага җыелган акчага сатып алалар. Кемдер сәдаканы ризык белән дә китерә.
Алга таба барлыгы тәгълим үзәгендә 100 ләп кешене ашатырга җыеналар. Норлат мөхтәсибәте район хакимияте һәм социаль хезмәткәрләр белән бергәлектә эшли.