“Хузур ТВ” Россиядә беренче тапкыр “Хәлид бин Вәлид” сериалын күрсәтә башлый

02 март 2021 ел 11:13
“Хузур ТВ” Россиядә беренче тапкыр “Хәлид бин Вәлид” сериалын күрсәтә башлый

Бүгеннән, ягъни 2-нче марттан, Россиядә беренче тапкыр зәңгәр экраннарга “Хәлид бин Вәлид” сериалы чыга – ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ җиңелмәс гаскәр башлыгы һәм сәхабәсе турында. Кинокартинаны Татарстан мөфтиятенең “Хузур ТВ” телеканалы трансляцияли – Россиянең беренче мөселман телевидениесе аны рус теленә тәрҗемә итте, актерларның сөйләмен тавышландырып, “Әл-Маха” (Күвәйт) халыкара компаниясеннән сериалны тарату өчен рөхсәт алып, эфирга әзерләде. Шулай итеп, телевизор караучыларны ике мавыктыргыч сезон көтә.

“Хәлид бит Вәлид” сериалын көн саен “Хузур ТВ”да көн саен 14.30 һәм 21.30 сәгатьләрдә карагыз.

Телевидение тапшыруларын huzurtv.ru сайтыннан, шулай ук App Store яки Google Play-дан мобиль кушымталарны йөкләп алып, смартфоннардан карарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана