Яр Чаллы шәһәрендә Нәзарәт кубогына татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча XII россиякүләм турниры узачак

01 апрель 2021 ел 11:16

2021 елның 4 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак. Шәһәрнең “Витязь” спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100 гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогы Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә – Гомрәгә юлламага беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Көрәшкә 18 яше тулган, физик яктан әзер һәм намаз уку кагыйдаләре буенча тест узган мөселманнар кертелә. Көрәш – 65, 75, 85, 95, 105 һәм 105 килограммнан артык категорияләрдә, кул көрәше буенча ярышлар – 70 килограммга кадәр, 85 һәм 85 килограммнан артык категорияләрендә узачак.

Шунысы игътибарга лаек: узган турнирда 116 спортчы, шул исәптән Татарстан, Удмуртия, Самара, Оренбург һәм Башкортстанның 25 шәһәр һәм районнарыннан 12 спорт мастеры һәм 11 спорт мастерлыгына кандидат катнашты. Төп призга татар көрәше буенча турнирда 85 кг га кадәр авырлыкта җиңү яулаган Яр Чаллы спортчысы Данил Хәйриев лаек булды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте Кубогын Яр Чаллы командасы отты.  

Турнир иртәнге 10:00, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә башлана. Барлык мәсьәләләр буенча +7 (8552) 56-65-99 (Яр Чаллы мөхтәсибәте) телефонына шылтыратырга мөмкин. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана