Казанда РФ законнары таләпләре нигезендә югары уку йортында уку процессын оештыру буенча Бөтенроссия фәнни-методик семинар ачылды

11 март 2021 ел 09:10
Казанда РФ законнары таләпләре нигезендә югары уку йортында уку процессын оештыру буенча Бөтенроссия фәнни-методик семинар ачылды

Бүген, Раҗәб аеның 27-нче көнендә, Казанда “Мәгариф өлкәсендә яңа РФ законнары таләпләре нигезендә югары уку йортында белем бирү процессын оештыру” дигән Бөтенроссия фәнни-методик семинар башланды. Татарстан Республикасында беренче тапкыр законнарның яңа таләпләре һәм Федераль дәүләт белем бирү стандартларын 3++ кертү нигезендә Теология юнәлешен норматив-хокукый яктан җайга салу, уку-укыту программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләрен колачлаган чара уза.

Фәнни-методик семинарны Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе (НОТА) Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән бергәлектә оештыра. Семинарны оештыруда быел Россия Федерациясенең Ислам мәгарифе буенча советы да катнаша.

Семинарда Россиянең барлык төбәкләреннән ректорлар, проректорлар, теология кафедралары мөдирләре, белем бирү программалары җитәкчеләре, Теология юнәлеше буенча белем бирү программалары җитәкчеләре, югары белем бирү оешмалары белгечләре катнаша.

Бүген «Биләр Палас» отеленең конференц-залында узачак пленар утырышта Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе референты Андрей Валентинович Третьяков; Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе президенты, гомумчиркәү аспирантурасы һәм докторантурасы ректоры Митрополит Волоколамский Иларион; «МИФИ» Илкүләм атом-төш тикшеренү университеты ректоры Михаил Николаевич Стриханов; Россия Ислам мәгарифе буенча советы рәисе, Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин; теология буенча ВАК Эксперт советы рәисе Дмитрий Викторович Шмонин, Фәнни-белем бирү теология ассоциациясе (НОТА) әгъзалары булган университетлар ректорлары һ.б. катнаша.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана