ТР Мөфтие киңәшчесе — Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем утырышында

04 март 2021 ел 15:15
ТР Мөфтие киңәшчесе — Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем утырышында

3-4 март көннәрендә Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем киңәшмәсендә катнашты. Утырыш Мәскәү Патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлегенең секретаре, эшче төркем җитәкчесе иеромонах Стефан (Игумнов) җитәкчелегендә узды. Чарада катнашучылар пандемия вакытында алып барылган эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясадылар. Дөньякүләм авыр икътисади вәзгыятькә дә карамастан, фонд үз эшчәнлеген туктатмады. Эшче төркем якын көннәрдә Сүрия халкына гуманитар ярдәм җибәреләчәге турында белдерде. Пандемия белән бәйле мәшәкатьләрдән тыш, Димәшкъкә азык-төлекләрне тапшыру процессы Ливандагы сәяси вәзгыять белән дә катлауланды. Киңәшмә барышында эшче төркем гуманитар ярдәмне җиткерү юлларын торгызу хакында фикер алышты. Пандемия башланганчы азык-төлек җыелмалары Ливанда тутырылган иде – дин әһелләре хәзер шулай ук бу процессны кабаттан башлап җибәрергә килеште.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буларак, башка дини оешмаларны да җәлеп итеп, киңәйтелгән составта утырыш оештыру турында сүз алып барылды – ул апрель башында үтәр дип көтелә.

Өченче төп сорау – Димәшкъ провинциясенең Барза районында ремонттан соң ачылган мәктәпне шефлыкка алу, анда төрле чаралар үткәрү, рус телен өйрәтүне оештыру һ.б. Сүриядә барган сугыш нәтиҗәсендә бик зур зыян күргән биш катлы мәктәп 2019 елның 23 сентябрендә 1200 укучыга үз ишекләрен ачты. Мәктәп бинасы РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем составына керүче Россия дини оешмалары ярдәме белән торгызылды. Бу эштә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнашты, аның көче белән Татарстанда мөселманнар арасында хәйрия акчалары җыю оештырылды. Татарстан мөфтие киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов ассызыклап узганча, әлеге күркәм эштә төрле милләтләр, конфессияләр бергә кулга-кул тотынып катнашты, сугыш авырлыгын кичергән халыкка хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Татарстан мөфтиятенең активлыгы һәм җиң сызганып катнашуы, зур ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә, мәктәп тиз арада торгызылды һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана