Татарстан мөфтие Казанга килгән төрек делегациясе белән очрашты

05 март 2021 ел 15:52
Татарстан мөфтие Казанга килгән төрек делегациясе белән очрашты

Бүген, Раҗәб аеның 21 нче көнендә, (5 мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кол Шәриф мәчетендә Казанга “КАМАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” акционерлык җәмгыятенә эшлекле сәфәр белән килгән Төркиянең “Карба Отомотив” компаниясе делегациясе вәкилләре белән очрашты. Делегация составына Төркия Президенты администрациясенең Куркынычсызлык һәм тышкы сәясәт буенча советы әгъзасы Исмәгыйль Сафи, “Карба Отомотив” компаниясе генераль директоры Муса Эртунч, “Карба Отомотив” компаниясе генераль директоры урынбасары Гедиз Айбарс, халыкара мөнәсәбәтләр буенча координатор профессор Сезер Акаркали һ.б. керде.

Очрашу җылы, дустанә шартларда узды. Нигездә уртак милли, тарихи тамырлар турында сөйләштеләр. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларны Татарстандагы дини вәзгыять белән таныштырды, шулай ук пандемиягә кадәр Татарстанга Төркиядән ел саен 40 лап Коръән-хафиз килеп, республика мәчетләрендә тәравихлар үткәрүен хәбәр итте. 

Очрашудан соң Төркиядән килгән кунаклар Кол Шәриф мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җомга намазын укыды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана