Мөфти ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Kazansummit-2021» турында фикер алышуда катнашты

05 март 2021 ел 17:56
Мөфти ТР Инвестицион үсеш агентлыгында «Kazansummit-2021» турында фикер алышуда катнашты

Бүген, Раҗәб аеның 21 нче көнендә (5 нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Инвестицион үсеш агентлыгы бинасында узган эшлекле очрашуда катнашты. Утырышта шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин катнашты. Киңәшмә бу җәйдә узачак «Kazansummit-2021» чарасы турында фикер алышуга багышланган иде.

Очрашу кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин киң колачлы чараны уздыру буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты. Очрашуда катнашучылар шулай ук тематик мәйданчыклар оештыру һәм саммитта катнашучыларны чакыру буенча кайбер теләкләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана