Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясе бәйгесенә беренче эшләр килә башлады

11 март 2021 ел 11:17
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясе бәйгесенә беренче эшләр килә башлады

Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы бренды идеясен эшләү буенча Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен беренче иҗади эшләр килә башлады. Теләгән һәр кеше үз уникаль идеясен эшләгән өчен 100 000 сум күләмендә акчалата бүләк ала ала. Оештыручылар барлыгы өч җиңүчене билгеләячәк.

Бәйгенең максаты – символ буларак куллану максатыннан, Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100-еллыгы өчен, юбилей чараларының төп максатларын, бурычларын һәм төп эчтәлеген чагылдырган иң яхшы бренд идеяләрен сайлап алу. Бренд идеясе дигәндә, аның концепциясе, график сурәте (логотип) һәм шигаре күзаллана. Оештыручылар ниятләвенчә, бренд идеясе Россиядә һәм дөнья күләмендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100-еллыгын иң уңышлы ысул белән күрсәтергә тиеш.

Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 1 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны brend1100@bk.ru адресы буенча электрон почтага җибәрергә мөмкин. Бәйгегә йомгак 2021 елның 30 маена кадәр ясала.

Бренд идеяләрен бәяләгәндә (бренд идеясе концепциясе, аның график сурәте һәм шигаре) теманы ачу тирәнлеге; иҗади якын килү; идеяләрнең һәм сәнгать чишелешенең чагылышы; конкурс тематикасына туры килү; юбилей чараларының эчтәлеген чагылдыру; идеянең һәм сәнгати бирелешенең оригинальлеге һәм уникальлеге; осталык; эскизның эчтәлеге; техник үтәлеш кебек критерийлар кулланыла.  

Бәйгенең шартлары турында тулырак Нигезләмәдән укып белергә була. Бәйгедә катнашу мәсьәләләре буенча (843) 237-59-39 телефонына шалтыратып белешергә мөмкин.

Бәйге нәтиҗәләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең dumrt.ru адресы буенча урнашкан сайтында басылып чыга.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана