Б.Шаһиди скверында мохтаҗларны көн саен кайнар ризык белән тәэмин итәләр

11 март 2021 ел 14:48
Б.Шаһиди скверында мохтаҗларны көн саен кайнар ризык белән тәэмин итәләр

Борһан Шаһиди урамында урнашкан Казан приюты мохтаҗларны һәм сукбайларны кайнар ризык белән тәэмин итүне дәвам итә. Традиция буенча, пәнҗешәмбе – пылау көне. Бүген, Раҗәб аеның 27-нче көнендә (11-нче мартта), 2 зур казан пылауны 300 азкеремле кешегә өләштеләр. Пылаудан тыш, килүчеләргә тәм-томнар белән кайнар чәй дә таратылды. Ә иртәгә Б.Шаһиди урамындагы скверда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды хәйрия ашы оештыра, әлеге фонд шулай ук приютка системалы ярдәм күрсәтә.

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Кадерле казанлылар һәм татарстанлылар! Әгәр сезнең йортсыз-җирсез кешеләргә ярдәм итәсегез килсә, сез моны берничә юл белән башкара аласыз:

- Акчаны Саклык банкы картасына 5336690319506152 (комплекс бухгалтеры – Алинә Илдар кызы Г.) күчерергә.

- Әгәр сез хәләл кафе-ресторан тотасыз икән, приютны хәләл ризык белән тәэмин итә аласыз – моның өчен Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән элемтәгә керү сорала, телефоны: +7 (937) 290-05-61.

Моннан тыш, Казанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү өчен тагын 2 яңа пункт эшли башлады. “Мохтаҗларга бушлай ярдәм” комплексы белән берлектә оештырылган, авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне кайнар аш һәм кием-салым белән тәэмин итү буенча пунктлар Симонов, урамы, 3-нче йорт адресы буенча “Рәхмәтулла” мәчете территориясендә һәм Авангардная урамы, 58-нче йорт адресы буенча урнашкан йорт каршында булачак мәчет урынында эшли башлады. Киләчәктә Дәрвишләр бистәсендә дә шундый пункт ачу көтелә.

Ярдәм күрсәтү пунктларын оештыру Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның йөкләмәсе буенча Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте һәм нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашыра. Авангардная һәм Симонов урамнарындагы яңа пунктларда көн саен мохтаҗларга якынча йөзешәр порция кайнар ризык һәм ел фасылына туры килгән кием-салым тарату мөмкинлеге бар. Авангардная урамындагы комплекска кайнар төшке ашны – Казанның «Азу» һәм «Ханума» кафелары, Симонов урамындагысына “Мәдинә” кафесы көн саен иртәнге сәгать унбер тирәсендә (11.00) китерә. Ашлар бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабага салып бирелә һәм аннан соң караучысыз калган өлкәннәргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган азкеремле һәм күпбалалы гаиләләргә, йортсыз-җирсезләргә таратыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана