Казанда «Яшь килен» хатын-кызлар проектының 4нче агымы башланды

12 март 2021 ел 10:23
Казанда «Яшь килен» хатын-кызлар проектының 4нче агымы башланды

Кичә, Раҗәб аеның 27 нче көнендә (11 мартта), Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куйган «Яшь килен» хатын-кызлар проектының дүртенче агымы башланды. Кичә кич белән «Туган авылым» милли комплексында проектта катнашучыларның беренче очрашуы – танышуы булды. Анда 30 яшь мөслимә җыелды.

Курсларда катнашучыларны 7 очрашу – танышу, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулиннан мавыктыргыч лекцияләр, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр һәм башкалар көтә. Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, ярәшү-димләү, никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде. Шулай уку аларны аларны кино карау, тематик фотосессиядә катнашу һәм театрга бару, саф һавада йөрү һәм ифтарларда катнашу, атларда йөрү һәм батутта сикерү, дөньякүләм танылган аш-су остасыннан мастер-класс, китаплар уку һәм хатлар язу көтә.

Кичә «Яшь килен” проектында катнашучыларга “Яшь килен” көндәлеген бүләк иттеләр: анда кызлар өй эшләрен башкарачак һәм даими рәвештә башкарыла торган файдалы гамәлләрне язып барачак.

Әгәр сез башка шәһәрдә яки илдә яшисез икән, «Яшь килен» проектының алдагы агымнарындагы кебек, монысында да проектта онлайн катнашырга мөмкин. Әйтик, бу сезонда проектта Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Индонезия, Швеция, Төркия һәм башка илләрдән 40 кыз (30 кеше - оффлайн, 10 кеше - онлайн) катнаша.

Онлайн катнашу үз эченә түбәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәрү, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.  

«Яшь килен» проектында катнашучыларның алдагы очрашуы 18 мартка билгеләнгән.

Белешмә:

"Яшь килен" мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла һәм шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышлана.Оештыручылар әлеге проектта бик күп яңа һәм кызыклы чаралар тәкъдим итә. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә ала. Спикерлар итеп психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр чакырыла. Шунысы игътибарга лаек: әлеге проектта катнашучыларның яше чикләнмәгән. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана