Норлат мөхтәсибәтенең Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә логопед кабинеты эшли башлады. Югары белемле белгеч, логопед Роза Равил кызы Сабирова 2-8 яшьлек балалар белән шөгыльләнә. Логопедның төп максаты – уеннар аша балаларның сүзлек запасын киңәйтү, арттыру, игътибарлылыкны, логик фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләмне үстерү, үз ана теленә мәхәббәт тәрбияләү. "Гадәттә, ата-аналар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны мәктәпкә әзерләү алдыннан яки башлангыч сыйныфта укыганда логопедка йөртүне кулай күрсәләр, мин логопед буларак, ике яше тулып узганнан соң теле ачылмаган балаларны логопедка күрсәтергә кирәк дип саныйм. Монда барлык мөмкинлекләр бар, балалар бик теләп йөриләр”, – дип ассызыклый ун еллык стажга ия логопед Роза Сабирова. Ул КФУда татар филологиясе факультетында һәм Мәскәү гуманитар институтының логопедия бүлекләрендә укып филолог һәм логопед белгечлеге алган, хәзерге вакытта аның төп эш юнәлеше – бөтенләй сөйләшә белми торган яки бик авырлык белән телләре ачылып килгән балалар белән шөгыльләнү. Бу төркемгә кергән балалар белән белгеч татар телендә дәрес алып бара, шул рәвешчә сабыйларның телләре туган телендә ачыла. 212-нче кабинет дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00-14.00 сәгатьләрдә эшли. Якшәмбе ял көне.
Норлат мөхтәсибәтендә балаларга татар телен логопед белән өйрәтәләр
17 март 2021 ел 11:36
Соңгы яңалыклар
Мөфти Болгар ислам академиясенең докторлык диссертацияләрен яклау буенча утырышында катнашты
16 декабрь 2025 ел 15:02
Мөфти Мәскәүдә “Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын тәкъдим итүдә катнашты
15 декабрь 2025 ел 17:54
Мәскәүдә “Россия – ислам дөньясы диалогы: хезмәттәшлек нигезе буларак уртак мәдәни мирас” конференциясе уза
15 декабрь 2025 ел 13:55
Мөфти РФ мөселманнары Диния Нәзарәтенең Халыкара мөселман форумында катнашты
15 декабрь 2025 ел 13:33
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
