Татарстан мөфтие Уфаның “Ихлас” мәчете рәисе һәм имам-хатыйбы белән очрашты

22 март 2021 ел 13:36
Татарстан мөфтие Уфаның “Ихлас” мәчете рәисе һәм имам-хатыйбы белән очрашты

Бүген, шәгъбан аеның 9 нчы көнендә (22 мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин белән очрашты. Очрашу бик җылы, дустанә мохиттә узды. Кунаклар Камил хәзрәтне туган көне белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. 

Альфред хәзрәт Дәүләтшин очрашу барышында Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте әзерләп бастырган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен тәкъдим итү чарасын хакында искә төшерде. Билгеле булганча, Бүгенге татар дин әһелләре арасында көтелгән һәм абруй казанган “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы презентациясе Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә узды. Шушы максаттан Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин чакыруы буенча Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Башкортстанга рәсми эш сәфәре белән килде. Ул чын мәгънәсендә Китап туена, “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын котлау, Изге китапның хакыйкый асылы турында фикер алышу чарасы булды. 

Камил хәзрәт кунакларга “Вероубеждение людей Сунны и Согласия (в стихах”) һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте шәригать белгечләренең уртак тырышлык нәтиҗәсе булган, рус теленә тәрҗемә ителгән «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана