Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 500 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары таратты

22 март 2021 ел 11:43
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды 500 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары таратты

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды халыкка азык-төлек ярдәм күрсәтүне дәвам итә. «Зәкят» хәйрия фонды 2020 елның сентябрь аеннан алып бүгенге көнгә кадәр республиканың 25 районында яшәүче 65 яшьтән өлкән мохтаҗ һәм күпбалалы гаиләләргә — барлыгы 500 мохтаҗга азык-төлек җыелмалары туплап җибәрде. Ризык пакетлары оннан, ярмадан, көнбагыш маеннан, консервадан, тәм-томнан, шикәр комыннан, токмачтан һәм чәйдән тора. Аларны урыннарда мохтаҗларга имам-мөхтәсибләр тарата.

Мохтаҗ гаиләләр өчен азык-төлек җыелмаларын тарату "Татарстан Республикасында социаль ярдәм үзәге" проекты кысаларында атна саен дәвам итә. Әлеге проект Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырыла. Проект пандемия нәтиҗәләрен бетерү максатыннан, Татарстан Республикасы буенча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Башлангыч Нәзарәтнең 48 мөхтәсибәтен колачлар дип планлаштырыла, ягъни республиканың төрле почмакларында яшәүче мохтаҗлар 1000 нән артык азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителәчәк.

Мохтаҗларга бу рәвештә ярдәм итү “Зәкят” хәйрия фондында республикада коронавирус пандемиясе аркасында үз-үзеңне читләштерү режимы кертелгәч башланган иде. Ярдәм күрсәтү хәзер дә дәвам итә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана