«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак

22 март 2021 ел 14:55
«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак

Бүген, шәгъбан аеның 9 нчы көнендә (22 нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте резиденциясендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты. Айдар Равил улы Камил хәзрәтне Ассоциация вәкилләре исеменнән туган көне белән котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Аннан соң җитәкчеләр ике оешма арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мисал өчен, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе якын арада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә башлаячак. Моннан тыш, Айдар Равил улы Татарстан мөселманнары башлыгына Казанның сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу турында хәбәр итте һәм ачылыш тантанасына чакырды. 25 мартта кичке сәгать дүрттә (16:00) Казанның яңа «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак. Ул 2 нче катта «Sinsay» һәм «Terranova» кибетләре арасындагы коридорда урнашкан (холлда күрсәткеч бар).
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгән.
Билгеле булганча, бүгенге көндә Казанның «Сувар плаза», «Мега», «Караван» сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре ачылды. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплап чыкты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана