Бүген, шәгъбан аеның 9 нчы көнендә (22 нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте резиденциясендә РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов белән очрашты. Айдар Равил улы Камил хәзрәтне Ассоциация вәкилләре исеменнән туган көне белән котлады һәм җылы теләкләрен җиткерде.
Аннан соң җитәкчеләр ике оешма арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мисал өчен, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе якын арада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды белән хезмәттәшлек итә башлаячак. Моннан тыш, Айдар Равил улы Татарстан мөселманнары башлыгына Казанның сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу турында хәбәр итте һәм ачылыш тантанасына чакырды. 25 мартта кичке сәгать дүрттә (16:00) Казанның яңа «KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак. Ул 2 нче катта «Sinsay» һәм «Terranova» кибетләре арасындагы коридорда урнашкан (холлда күрсәткеч бар).
Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Яр Чаллы шәһәренең берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгән.
Билгеле булганча, бүгенге көндә Казанның «Сувар плаза», «Мега», «Караван» сәүдә үзәкләрендә, шулай ук Республика клиник хастаханәсендә, Балалар республика клиник хастаханәсендә, Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе тырышлыгы белән намаз бүлмәләре ачылды. Узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу инициативаны хуплап чыкты.
«KazanMall» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе үз ишекләрен ачачак
22 март 2021 ел 14:55
Соңгы яңалыклар
2022 елда Нәзарәтнең “Без – татарлар!” онлайн-платформасында 2000нән артык кеше туган телне өйрәнде
09 гыйнвар 2023 ел 07:16
2022 нче елда мөфтият яшьләр өчен 18 проект тормышка ашырды. Аларга 4 меңнән артык кеше җәлеп ителде!
09 гыйнвар 2023 ел 07:04
“Зәкят” хәйрия фонды Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга генератор тапшырды
30 декабрь 2022 ел 15:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы