24 мартта бөтен дөньяда Халыкара күңел төшенкелегенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көннең максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын рухи сәламәтлек мәсьәләләренә җәлеп итү.
Бу көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге темага багышланган ачык лекторийга чакыра. Очрашуда "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм психолог Гөлназ Галиева чыгыш ясаячак. Алар дини һәм психологик яктан бу авыру турында сөйләячәкләр һәм психик сәламәтлекне саклау буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Ачык лекторий Галеев мәчетендә 18.30-20.30 сәгатьтә узачак. Барысы да чакырыла. Керү ирекле.