«Ислам-today»да ислам финанслары турында яңа туры эфир старт алды

23 март 2021 ел 10:27
«Ислам-today»да ислам финанслары турында яңа туры эфир старт алды

«Ислам-today» мәгълүмат порталының инстаграмдагы социаль челтәрендә @islam_today_huzur «Ислам финанслары системасы ничек эшли?» темасына туры эфирларның яңа циклы старт алды.

Проектның спикеры һәм эксперт булып Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге (РЦИЭФ @rcief_official) директоры Әнсар Вәлиуллин тора.

Исламда ипотека – чынбарлыкмы яки фантастикамы? Нәрсә ул мөгамәләт һәм аның принциплары нинди? Шәригать кысаларында сәүдә итү, арендалау, залог бирү, поручитель булу, заём алу, бүләк итү, васыять бирү мәсьәләләре каралачак. Ислам финанслары буенча шушы һәм башка сорауларга сез грамоталы һәм киңәйтелгән җавапны @islam_today_huzur-дан таба аласыз. Чираттагы эфир 31-нче мартта булачак.

Туры эфир өчен сорауларны «Ислам-today» мәгълүмат порталының инстаграмдагы социаль челтәрендә @islam_today_huzur директка юлларга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана