Татарстан мөфтие туры эфирда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты белән аралашты

24 март 2021 ел 11:10
Татарстан мөфтие туры эфирда РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты белән аралашты

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Инстаграмда рухи әңгәмәләр циклын башлап җибәрде. Туры эфир кунакларының берсе кичә кич Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды.

Хәзрәт онлайн-әңгәмә барышында исламда эшмәкәрлекнең тарихы турында сөйләде, пәйгамбәрләр һәм Аллаһы Тәгалә илчесенең ﷺ сәхабәләре арасында сәүдә һәм җитештерүне уңышлы алып баруның иң яхшы мисалларын китерде. Шулай ук ул мөселман эшмәкәрләренә ислам бизнесының аспектлары һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, Россия һәм Татарстан өммәтенең актуаль проблемалары буенча сорауларга җавап бирде, бизнесвумен-мөслимәләр турында уңай фикерләре белән уртаклашты, көндәлек тормышта социаль челтәрләрнең роле, дөнья һәм рухи тормыш балансы, БИАга укырга керү тәртипләре, мөселман мәктәбен ачу турында сөйләде. Турыдан-туры эфирда катнашучыларны шулай ук мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында хәләл туклану, челтәрле маркетинг, ипотека, Рамазан-шәриф аенда ураза тоту турындагы һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды.

Һәр сорауга җавап биреп, Камил хәзрәт бизнестагы уңыш Аллаһ ризалыгына һәм изге гамәлләр кылуга юнәлтелгән ниятләргә бәйле икәнлегенә басым ясады. Ул бизнесменнарның игътибарын Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сәхабәләре Ислам һәм хәйриячелек юлында үзләренең матди табышларын сарыф итүләренә игътибарын юнәлтте, үз малларыннан өлеш чыгарып аларның тагын да баюларын искәртте. Татарстан мөфтие акчалата вложениенең иң уңышлы мисалны китерде: Әбу Бәкер радыйАллаһу ганһә ике ятимнән 10 динарга җир сатып алып, анда Пәйгамбәр ﷺ мәчетен төзеп Аллаһ ризалыгына ирешә, әлеге мәчет бүгенге көнгә кадәр бөтен дөньядан мөселманнарны җыя.

Туры эфир барышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенә аерым игътибар бирелде. Камил хәзрәт ассызыклаганча, тулаем алганда, мөфтиятнең барлык проектлары Татарстанда мөселман инфраструктурасының төрле аспектларында Halal lifestyle үсешенә юнәлдерелгән. Шул ук вакытта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең төп өстенлекне юнәлешләренең берсе итеп мөселман мәгарифен атады.

“Аллаһ ризалыгы – һәр мөселман кешесенең иң төп хыялы һәм максаты”. Камил хәзрәт шулай ук әнә шундый ихлас шәхси тормыш нияте белән уртаклашты һәм тиздән Рамазан ае килеп җитәчәген һәм бу чорда уразаның рухи ягы турында уйларга һәм күбрәк Коръән укырга кирәклекне искәртте.

Туры эфир ахырында иң яхшы сорау авторына Камил хәзрәт Сәмигуллин рус теленә тәрҗемә ителеп дөнья күргән «Сәхих әл-Бохари» хәдисләр җыентыгын бүләк итте. 27 мартта Махачкалада узачак презентациядән соң сатуга чыгачак китап Инстаграм аша туры эфирда иң кызыклы сорау бирүчегә 25 мартта “KazanMall” сәүдә үзәгендә гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында тапшырылачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана