Болгар ислам академиясендә Гамәлгә куючылар советы утырышы узды

24 март 2021 ел 15:03
Болгар ислам академиясендә Гамәлгә куючылар советы утырышы узды

Бүген, шәгъбан аеның 11-нче көнендә (24-нче мартта), Болгар ислам академиясенең Гамәлгә куючылар советы утырышы узды. Аның эшендә Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, БИАны Гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов һәм Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов катнашты. Ә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Рушан хәзрәт Аббясов видеоконференция форматында элемтәгә чыкты. Утырышны БИАны Гамәлгә куючылар советы рәисе Илфар хәзрәт Хәсәнов алып барды.

Эшлекле очрашу Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Коръән аятьләре уку белән башланып китте, ә Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дога кылды. Алга таба утырыш кысаларында Гамәлгә куючылар советы берничә мәсьәләне карады: Академиянең эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисапны раслау, Академиянең 2020 ел өчен финанс-хуҗалык эшчәнлегенә аудит билгеләү турында, теология өлкәсендәге уку предметларын, курсларны, дисциплиналарны (модульләрне) укытуга җәлеп итү өчен педагогик хезмәткәрләр исемлеген тәкъдим итү турында, Академиянең юридик адресы турындагы белешмәләрне үзгәртү өлешендә Юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) үзгәрешләр кертү хакында һәм башкалар.

Утырыш Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең дога кылуы белән тәмамланды.

БИА матбугат хезмәте фотосурәтләре кулланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана