“Ярдәм” фонды һәм мәчет хезмәткәрләре вакцинация узды

24 март 2021 ел 17:02
“Ярдәм” фонды һәм мәчет хезмәткәрләре вакцинация узды

24 март көнне Казанның “Ярдәм” фонды һәм мәчете коллективы коронавирустан прививка ясатты. Вакцинация Рамазан ае алдыннан ковидны кисәтү чаралары кысаларында үткәрелде.

“Ярдәм” фонды Советы рәисе һәм “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренә караганда, “Ярдәм” хезмәткәрләре кешеләр белән даими элемтәдә тора һәм шуңа күрә кунакларга һәм реабилитантларга вирус таратмас өчен, коронавирус инфекциясеннән сакланырга кирәк.

«Ярдәм» мәчете Рамазан аен актив рәвештә үткәрергә әзерләнә, аның кысаларында көн саен ифтарлар оештыру планлаштырыла. Шуңа бәйле рәвештә, безгә коллективны һәм ифтар кунакларын коронавирустан сакларга кирәк. Вакцинациядән соң без Рамазан дәвамында күмәк ифтарларны тыныч күңел белән социаль дистанцияне саклап үткәрә алабыз», – дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.

Прививка ясатыр алдыннан фондның һәм мәчетнең барлык хезмәткәрләрен табиб карады.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана