“KazanMall” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

25 март 2021 ел 17:52
“KazanMall” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Бүген, шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), “KazanMall” сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсен ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең “Киләчәккә ышаныч белән” хәйрия фонды җитәкчесе Морат Әхмәров, UD Group сәүдә үзәкләре департаменты директоры Валентина Сәхабиева һәм башкалар катнашты. Әлеге намаз бүлмәсе РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең PrivateClub әгъзалары тырышлыгы белән булдырылды.

Намаз уку бүлмәсе 2-нче катта «Sinsay» һәм «Terranova» кибетләре арасындагы коридорда урнашкан. Беренче кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул сәүдә үзәгендә намаз бүлмәсе ачылу мөэмин-мөселманнар көндәлек бурычларны үтәү арасында Ислам дине баганасының берсен – намаз укуны тыныч кына башкарырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте:

– “Ән-Нур” сүрәсенең 37-нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Бүген сәүдә үзәгендә без, игътибарыбызны читкә юнәлтмичә, Аллаһны искә ала һәм намаз укый алабыз.

Моннан тыш, Камил хәзрәт моның динебез үсеше файдасына зур адым булуын ассызыклады. Ул бу изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
Аннары Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады. Ул сәүдә үзәге җитәкчелегенә намаз бүлмәсен ачуда ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук кунакларга узган ел ахырында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның бу инициативаны хуплавын искәртте.

РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов сүзләренә караганда, башкаланың сәүдә үзәгендә чираттагы намаз бүлмәсе ачылу – дин тотучылар өчен мөһим вакыйга. Моннан тыш, ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Яр Чаллының берничә сәүдә үзәге җитәкчеләренә намаз уку өчен бүлмәләр ачу мөмкинлеген карау үтенече белән хатлар әзерләгәнен хәбәр итте.

Сәламләү сүзләреннән соң кунаклар, намаз уку бүлмәсенә җыелып, җәмәгать намазын кылды. Аннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов һәм РФ Мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясенең «Киләчәккә ышаныч белән» дигән хәйрия фонды җитәкчесе Морат Әхмәров Татарстан Республикасы территориясендә балалар һәм яшьләргә Ислам нигезләрен өйрәтү процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәчетләргә (мәхәлләләргә) финанс ярдәме күрсәтү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек турында килешүне имзалады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана