Кичә, Шәгъбан аеның 12-нче көнендә (25-нче мартта), Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан балалар арасында районкүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Әлеге ярышта Норлат шәһәреннән һәм авыллардан 4 яшьтән алып 18 яшькәчә йөздән артык бала катнашты. Конкурсантлар уку елы дәвамында өйрәнгән Коръән сүрәләрен жюрига яттан укып күрсәтте. Араларында бер сүрәдән алып 2 җүзгә кадәр Коръән ятлаучылар бар иде. Норлат имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов җитәкчелегендәге жюри 3 яшь төркемендә (2-5 яшь, 6-10 яшь, 11-17 яшь) биш җиңүчене билгеләп, китаплар, уку кирәк-яраклары, уенчыклар, акчалата бүләкләр тапшырды. Гомумән, һәр бала өенә күчтәнәчләр белән кайтып китте. Коръән бәйгесендә катнашкан укучылар арасында Тәгълим үзәгендә узучы “Минем гаиләмнең шәҗәрәсе” күргәзмәсенә дә бик теләп үз эшләрен тәкъдим итүчеләр булды. Кулдан нәсел шәҗәрәләре язылган 15 хезмәт оештыручылар тарафыннан югары бәяләнде.
Норлатта балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылды
26 март 2021 ел 10:37
Соңгы яңалыклар
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 30 гаилә “Зәкят” хәйрия фондыннан күчтәнәчләр алды
09 декабрь 2025 ел 09:40
Нәзарәт делегациясе «Батыр», «Алга» һәм «Тимер» батальоннары һәм фронттагы госпиталь сугышчыларына чираттагы гуманитар йөкне илтте
08 декабрь 2025 ел 13:43
Казанда Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узды
07 декабрь 2025 ел 14:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы













