Түбән Камада балалар арасында Коръән бәйгесе узды

29 март 2021 ел 15:12
Түбән Камада балалар арасында Коръән бәйгесе узды

Кичә, шәгъбан аеның 15-нче көнендә (28-нче мартта), Түбән Кама мөхтәсибәте 7-15 яшьлек балалар арасында Коръән бәйгесе үткәрде. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән чарада катнашучыларны нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлекнең баш белгече, Коръән-хафиз Илнур хәзрәт Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Бәйгедә барлыгы 104 бала катнашты – 63 малай Үзәк мәчеттә, 41 кыз “Ихлас” үзәгендә ярышты.

Бәйгене ачып җибәреп, конкурсны оештыручы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Түбән Кама мөхтәсибәтендә Коръәнне өйрәнү дәрәҗәсе үсүен билгеләп үтте. Ул Коръәнне ятлау өчен генә түгел, ә аның буенча яшәргә тырышу өчен дә өйрәнергә кирәклеген ассызыклады.

Аннары 3-7 яшьлек балалар Коръәннән үзләре теләгән сүрәне укып күрсәтте, 7-11 һәм 11-15 яшьлекләр ярты, бер, ике, өч җүзне яттан белү буенча ярышты. Ярыштан берәү дә бүләксез кайтып китмәде, һәр укучыга Коръән, кызыксындыру бүләге тапшырылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана