Чистайда Коръән укуга иҗазәт алу торгызылды

29 март 2021 ел 14:23
Чистайда Коръән укуга иҗазәт алу торгызылды

Шәгъбан аеның 14-нче көнендә (27-нче мартта), Чистайда күп еллар узганнан соң беренче тапкыр Хафыс ган Гасыйм кыйраәте буенча Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәтләр тапшыру тантанасы узды.

Рухи традиция дүрт укучы тарафыннан торгызылды: Илһамия ханым Шәрифуллина, Лидия ханым Гадиева, Зәмзәмия ханым Сөләйманова һәм Әлфия ханым Мөхетдинова 7 ел дәвамында Чистайның “Әнәс” мәчетендә тәҗвид өйрәнде.

Коръән тәҗвиде теориясе һәм практикасына аларны Чистай мөхтәсибәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, әл-Әзһар университетын тәмамлаган Әнәс хәзрәт Шаязданов өйрәтте. Нәкъ менә ул, университетта укып, Хафыс ган Гасыйм кыйраәте буенча Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәтләр тапшырды. Иҗазәтне тапшыручылар чылбыры Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ барып тоташа. Шунысы күркәм, Пәйгамбәр белән Чистай укучылары арасында чылбырда барлыгы 39 кеше.

Тантаналы чарада Чистай имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Габдерәшит хәзрәт Фәизов, шулай ук мәчеткә йөрүчеләр катнашты. Барлык чыгарылыш укучылары Хафыс ган Гасыйм кыйраәте буенча Коръәнне дөрес уку буенча иҗазәтләр алды, бар чылбыр Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә тоташуы күрсәтелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана