ТР Мөфтие бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үткән 63-яшьлек имамны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

31 март 2021 ел 15:14
ТР Мөфтие бер тәүлектә 110 чакрымны йөгереп үткән 63-яшьлек имамны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде

Бүген, шәгъбан аеның 18-нче көнендә (31-нче мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликов белән очрашты. Ул күпкырлы, тырыш, фидакарь шәхес булу өстенә, күпләгән марафон, триатлон, спорт ярышлары призеры, 63 яшьтә булуына карамастан, актив яшәү рәвеше алып баруы белән аерылып тора. 27-нче март көнне генә әле ул, туган көнендә, бер тәүлек эчендә 110 чакрымны йөгереп узды. Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланган 110 чакрымлык дистанция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Салкын Алан авылына 100 ел тулуга багышланды.

Очрашу барышында республикада спорт казанышлары белән тиз арада танылып өлгергән имам ярышларга әзерләнүе, район күләмендә алып барган иҗтимагый, рухи һәм физик тәрбия бирү өлкәсендәге эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Илдус хәзрәт узган чарада республика аксакаллары белән бергә катнашты. Аның белән бергә йөгерешкә Карабаш бүлеге аксакаллары шурасы башлыгы Фазыл Вәлиәхмәтов, җәмәгать эшлеклесе Марс Хаҗиев та кушылып, 100 чакрым араны йөгереп уза алды. Илдус хәзрәт Маликов уллыкка тәрбиягә алган 14 яшьлек Павел Сыбленков исә 52 км йөгерде.

Очрашуда мөфти хәзрәт 110 км араны йөгереп узуга әзерлек, юлда туган авырлыклар белән кызыксынды. Имам һәм аксакаллар йөгереп кенә калмыйча, татар дин әһелләре эшләгән, дәфен кылынган урыннарга туктап, догалар кылган. Илдус хәзрәтне авыл халкы каршы алган һәм уңышлар теләп, йөгерү дистанциясен исән-имин узуын теләп озатып калган. Авыл имамы үзе авыл халкы белән очрашуларга “Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?” дигән плакатны күтәреп йөгереп килгән, Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратына кереп, Таҗетдин Ялчыгол рухына, Мамадыш районы Атарка авылына туктап, ханнар рухына дога кылган.

Камил хәзрәт мөхтәрәм имамны Нәзарәтнең “Бердәмлек” медале белән бүләкләде, затлы тышлык белән эшләнгән Коръән Китабын тапшырды.

Белешмә. Илдус Мирза улы Маликов 1958 елның 26 мартында Әлмәт районы Салкын Алан авылында туган. Казан мәдәният институтында (1981-1986), Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсендә (2016-2020) укыган. 1990 еллардан бирле дини күтәрелештә актив катнаша, 2006 елдан Әлмәт районы Салкын Алан авылында имам булып эшли. Үзе яшәгән Салкын Алан авылы җирлегендә һәм Әлмәт районында дини мәгърифәтчелек-агарту, яшь буында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эшен киң җәелдерә. 22 яшеннән йөгерү, йөзү, чаңгыда шуу белән шөгыльләнә һәм дөньякүләм ярышларда, марафоннарда катнаша. 2009 елда Кытайда “Тимер кеше” триатлонында җиңү яулый. 2019 елда +1 градуслы суда 10 чакрымны 24 сәгатьтә йөзеп, рекорд куюга ирешә. Татарстан Аксакаллар шурасының Әлмәт районы рәисе булып эшли. Өйләнгән, 2 малае, 5 оныгы бар. Төп хоббилары – бакчачылык, экотуризм.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана