Мөфти Балтачта әхлак укытучылары хезмәтенә югары бәя бирде

01 апрель 2021 ел 11:48
Мөфти Балтачта әхлак укытучылары хезмәтенә югары бәя бирде

Бүген, шәгъбан аеның 19-нчы көнендә (1-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин Балтач мөхтәсибәтенә сәфәр кыла. Республика мөселманнары башлыгы эш көнен Иске Салавыч мәчете белән танышудан башлады. Биредә, мәчетнең 25 еллык юбилее алдыннан, 2019-2020 елларда ремонт эшләре үткәрелде. “Татарстан” хуҗалыгы, авыл халкының иганәчелек ярдәме белән мәчет тышкы яктан танымаслык булып үзгәрде, шулай ук түбә өлеше дә яңартылды. Мөфти хәзрәт биредә башкарылган төзекләндерү эшләрен югары бәяләде һәм аның үсеп килүче яшь буынга рухи тәрбия бирүдә алдынгы үзәкләрнең берсе булуын теләп калды.

Алга таба Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач урта гомуми белем мәктәбенә юл тотты, мәктәпнең музее белән танышты. Биредә кунакларны гаҗәпләндергән иң истәлекле экспонатларның берсе – Бөек Ватан сугышы герое Фәтхрахман Хәбибрахмановта 50 елдан артык саклаган җиз ай булды. “Мәчет манараларының айларын кискән болгавыр чорларда, Балтачта да иске мәчетне сүткәннәр, трактор белән эттереп, мәчетне җир белән тигезләгәннәр. Шул чакта бар халык манарадагы ярымайның югалуына гаҗәпләнгән. Эзләсәләр дә, таба алмаганнар. 1960 елларда Фәтхрахман абыйның балалары шул тирәдә уйнап йөргәндә, җирдән күренеп торган бер очлы әйбергә тап булганнар. Ул җиз ярымай булып чыккан. Шуннан бирле ул Фәтхрахманга абыйда сакланган ай хәзер музейга тапшырылды”, – дип, музей белән Руфия Закирова таныштырды, әлеге айны күрсәтте.

Музейдан соң кунаклар бүген биредә мәктәптә узучы “Милли-әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге” темасына узучы республикакүләм семинарда катнашты.

Балтач районы мәктәпләрендә 20 елдан артык әхлак дәресләре алып барыла. Дәресләр 1996 елдан башлап Татарстанның баш казые, Балтач имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевның тәкъдиме, булышлыгы һәм тырышлыгы белән кертелде. Әхлак дәресләрен укытуны яхшырту максатыннан, ел саен республикакүләм семинарлар үткәрелә. Балтач районында әхлак дәресләре укытучылары үзара фикерләшәләр, ачык дәресләр күрсәтәләр. Әлеге чарага шулай ук күрше районнарның имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәре дә чакырыла. Бүгенге чараны Балтач урта мәктәбе мөхтәсибәт белән бергә үткәрә.

Семинарга Казан, Кукмара, Саба, Теләче, Актаныш районы укытучылары, дин әһелләре дә бик теләп килде. Алар дәресләрнең барышына, нинди темалар күтәрелүенә, балаларның үз-үзләрен тотышына һ.б. игътибар итә һәм бәя бирә. Көн дәвамында семинарда катнашучылар дүрт ачык дәрес карады. IX, X, XI сыйныфларда узган дәресләр “Вакытның кадерен бел”, “Тел – рухи дөнья көзгесе”, “Тату яшәүнең сере нәрсәдә?”, “Хатын-кызның көче нәрсәдә?” дип аталды. Дәресләр бик эчтәлекле, бай материал кулланып, видеоязмалар күрсәтеп алып барылуы белән аерылып торды. Укучылар бик актив катнаштылар, ислам диненә, Коръән, хәдис гыйлеменә, татар халык авыз иҗатына караган милли мирасны яхшы белүләре белән аерылып тордылар. Ахырдан, дәресләр тәмамланганнан соң, Татарстан мөфтие һәм Баш казые, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, әхлак дәресе укытучылары, килгән кунаклар, татар зыялылары катнашында фикер алышу оештырылды. Һәр дәрес тәмамланганнан соң Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен биреп барды. Аннары мәктәпнең актлар залында ачык дәресләр буенча нәтиҗәләр ясалды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин семинар кысаларында узган ачык дәресләргә югары бәясен бирде һәм республика мөгаллимнәренә, дин эшлеклеләренә фикер алышу мөмкинлеге тудырганы, иҗади якын килеп уздырылган дәресләр белән барлык катнашучыларны сөендергәне өчен Балтач мөхтәсибәтенә, Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтләрен белдерде, Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗеваны рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана