Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

01 апрель 2021 ел 16:30
Мөфти Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырды

Бүген Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең Балтач бүлегендә белем алучы кичке бүлек шәкертләренә дипломнар тапшыру тантанасында катнашты. Дүрт ел дәвамында мәдрәсәдә гыйлем үзләштереп, чыгарылыш квалификацион эшләрне уңышлы яклап, 43 кеше урта белем алып чыкты. Быелгы 11-нче чыгарылыш шәкертләре арасында Балтачтан тыш, Арча районыннан, Малмыждан йөреп укучылар булды. Чыгарылыш курс шәкертләренең алтысы имам булып хезмәт итә, хатын-кызлар арасында абыстай булып эшләүчеләр дә бар. 43 кешенең 18-е югары дөньяви белемгә ия.

Шәкертләргә диплом тапшыру тантанасы күпләгән кунаклар, җитәкчеләр, хакимият вәкилләре катнашында узды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткереп, алган белемнәре белән халыкка, өммәттәшләребезгә хезмәт итүдә зур уңышлар теләде. Ул шәкертләргә дипломнар тапшырып, теләкләрен җиткерде: мәхәлләләрдә эшләгәндә уңышлар теләп, үзләре артыннан шәкертләр калдыруны теләде. Мәдрәсә эшчәнлегенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин зур бәя бирде. Уку йорты җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин имамнарны әзерләү бик җаваплы, җитди эш булуын билгеләде.

Шәкертләр катнашучыларга бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр, мөнәҗәтләр башкардылар.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Илһам Гайнетдиновны һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөгаллиме Илшат хәзрәт Сафинны рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана