Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көненә багышлап чара үткәрде

01 апрель 2021 ел 15:54
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көненә багышлап чара үткәрде

Бүген, шәгъбан аеның 19-нчы көнендә (1-нче апрельдә), Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды карамагында тәрбияләнүчеләр өчен Бөтендөнья аутизм проблемалары турында мәгълүмат тарату көненә багышланган чара оештырылды. Бәйрәмдә барысы 100-гә якын кеше катнашты.

Традиция буенча, әлеге чара Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Сүрәләрне Казанның “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев укыды. Аннары сәламләү сүзе белән кунакларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды баш белгече Гүзәлия Вәлиуллова мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул җәмгыятькә, шул исәптән гаиләләргә, аутизмлы балалар проблемалары турында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләп үтте, кунаклар тарафыннан күрсәтелгән игътибар, шулай ук иганәчеләр, пешекчеләр һәм волонтерларга чараны оештыруга керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде.

Аннан соң вәгазь белән Тимергали хәзрәт Юлдашев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне төрле итеп яратканын билгеләп үтте: “Бер-беребезгә карата сабыр, рәхмәтле, йомшак күңелле булырбызмы? – диде хәзрәт. – Безнең балалар һәм байлыгыбыз безнең өчен сынау булып тора. Хәтерегездә булса, әнинең догасы кире кагылмый. Үзегезнең балаларыгыз өчен дога кылыгыз”.

Вәгазьдән соң хәзрәт башкаруында "Камарун" дигән матур нашид яңгырады, ә талантлы җырчы һәм күпсанлы премияләр лауреаты Булат Хисмәтов кунакларны гармунда виртуоз уен белән сөендерде.

Аннары балалар өчен интерьер композициясе буенча кызыклы мастер-класслар, татар орнаменты белән баш киеме әзерләү чарасы һәм Люля ападан "Крио шоу" үткәрелде. Чара азагында бәйрәм мәҗлесе узды.

Шунысы игътибарга лаек, билгеле бер сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмаган авыру балалар өчен оештыручылар күчтәнәчләр әзерләде.

Всемирный день распространения информации о проблеме аутизма учреждён по инициативе Государства Катар, что было отмечено в послании Генерального секретаря ООН в 2008 году. Резолюция Генеральной Ассамблеи рекомендует принимать все меры для информирования общества, в том числе семей, о проблеме детей с аутизмом. Во всем мире ежегодно этот день отмечают 2 апреля.

Аутизм проблемасы турында Бөтендөнья мәгълүмат тарату көне Катар дәүләте башлангычы белән гамәлгә куелды, бу 2008 елда БМО Генераль сәркатибе юлламасында билгеләп үтелде. Генераль Ассамблея резолюциясе җәмгыятьне, шул исәптән гаиләләрне, аутизмлы балалар проблемалары турында мәгълүмат бирү өчен барлык чараларны күрергә тәкъдим итә. Дөнья күләмендә бу көнне ел саен 2 апрельдә билгеләп үтәләр.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Никах” үзәге җитәкчесе Алсу Маликовага, “Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” АҖ генераль директоры Рима Мөхәммәтшинага, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең “Киләчәккә ышаныч” хәйрия фондына һәм әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән башка хәйриячеләргә рәхмәтен белдерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана