Мөфти IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

02 апрель 2021 ел 14:01
Мөфти IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

Бүген, шәгъбан аеның 20-нче көнендә (2-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанда узучы IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты.

Утырышка кадәр мөфти ТР Президенты һәм җитәкчеләр белән бергә РФ төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен карады.

Быел әлеге җыенга Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды, чит илләрдән кунаклар килде.

«Сезне татар халкына үрнәк итеп күрсәтергә кирәк. Сез — милләтнең патриотлары. Шундый кешеләр булганда милләтебезнең киләчәге булуында шик юк. Кая гына барсак та, өлкәләрдә, чит илләрдә дә татарлар белән очрашырга тырышабыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чыгышында шулай ук ТР Президенты Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына бүгеннән әзерләнергә өндәде: «2022 ел — тарихи ел, 1100 ел элек ата-бабаларыбыз Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул иткән. Әзерләнергә кирәк, көне җиткәч түгел, бүгеннән үк. Татарлар, мөселманнар яшәгән җирлекләрдә бу эшне алып барырга тиешбез. Без бу тарихи вакыйганы Болгарда матур итеп үткәрербез дип ышанам», — диде Президент Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында.

Фото: ТР Президентының матбугат хезмәте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана