Татарстан мөфтие танылган спортчылар белән очрашты

02 апрель 2021 ел 15:38
Татарстан мөфтие танылган спортчылар белән очрашты

Бүген, шәгъбан аеның 20-нче көнендә (2-нче апрельдә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Дини җыенының спортны үстерү һәм популярлаштыру бүлеге җитәкчесе, Казанның “Әхмәт” көрәш клубы директоры, “Живи спортом” хәйрия оешмасы президенты Тигран Аюбов, UFC көрәшчесе Сәид Нурмагомедов һәм катнаш стиль буенча профессиональ көрәшче Камил Алиметов белән очрашты.

Очрашуда сүз үсеп килүче буынны һәм мөселман яшьләрен физик тәрбияләү юнәлешләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында барды. Спортчылар яшьләр сәясәтенә һәм спортка зур игътибар биргәне өчен мөфти хәзрәткә рәхмәтләрен белдерделәр, ә ул үз чиратында ТР мөфтиятенең спорт башлангычлары турында сөйләде. Очрашу ахырында мөфти хәзрәт кунакларга “Хузур” нәшрият йортының китапларын бүләк итте.

Спортчылар Казанга “Әхмәт” көрәш клубы директоры Тигран Аюбов чакыруы буенча ММА буенча мастер-класс үткәрү өчен килде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана