Мөфти хәзрәт Чаллы мэры белән бергә шәһәрнең Җәмигъ мәчете төзелешен карады

04 апрель 2021 ел 13:57

Бүген, шәгъбан аеның 22-нче көнендә (4-нче апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чаллы мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кыла. Ул беренче эш итеп биредә төзелеп килүче Җәмигъ мәчет төзелеше белән танышты. Әлеге очрашуда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, мәчет төзелешен алып баручы оешма җитәкчеләре катнашты. Чаллы хакимияте, мөхтәсибәт җитәкчеләре мөфти хәзрәткә проектны күрсәттеләр, төзелеш эшләрен алып бару вакытлары, якын көннәргә планнар белән таныштырдылар.

Орашу мэриядә дәвам итте, шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм аның урынбасарлары, ТР Президенты Аппараты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды. Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән эшчәнлек алып бару, планнар кору, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре хакында барды.

Аннан соң мөфти хәзрәт Нәзарәт кубогына узучы татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII Россиякүләм турнирны карарга “Витязь” спорт комплексына килде. Хәзерге вакытта ярышларда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнаша. 

Белешмә.

Проект буенча, Җәмигъ мәчет – дүрт манаралы һәм биш гөмбәзле бина булачак. Мәчетнең үзәк гөмбәзе биеклеге 31 метр, ә диаметры 19 метрны тәшкил итәчәк. Мәчет берьюлы үзенә 3200 кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, мәчет каршындагы мәйданга дини бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә якын кеше сыя алачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана