Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

04 апрель 2021 ел 08:59
Лениногорскида республикакүләм “Гыйлем нуры” интеллектуаль викторина узды

Шәгъбан аеның 21-нче көнендә (3-нче апрельдә), Лениногорск шәһәренең “Ихлас” мәчетендә “Гыйлем нуры” дип аталган  бәйге уздырылды. Әлеге чара Татарстан Республикасының мәчетләр каршындагы курсларында укучылар арасында оештырылды. Бәйгенең төп максаты – мөселманнарның гыйлем алуга мәхәббәтләрен уяту, мәхәлләләр һәм мөхтәсибәтләр арасында эшчәнлек тәҗрибәсе белән бүлешү, татар телен үстерү, мөселманнарны дуслаштыру. Быел бәйге 7-нче тапкыр үткәрелде. Бәйгегә 11 районнан кичке дәресләрдә катнашкан дүртешәр хатын-кыз килде. Алар арасында Казаннан "Хозур" нәшрияты, Чаллы, Кукмара, Балтач, Мөслим, Чирмешән, Азнакай, Бөгелмә, Урыссу, Баулы вәкилләре бар иде. Бәйгегә хөрмәтле кунак булып Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм район мөхтәсибләре килде.

Катнашучылар фикъһе, сира, ислам тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр. Беренчелекне Лениногорск төркеме яулады. Алар грамоталар һәм затлы бүләкләр белән бүләкләнде. Һәр катнашучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм төшке аш белән тәмамланды. 

Традиция буенча “Гыйлем нуры” уку сезонының төгәлләнүен символлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә, һәр ел саен барлык мөгаллимнәргә һәм рухи остазларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Моннан тыш, Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь укыды һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы