“Ислам. Беренче адымнар”ның җиденче сезоны тәмам: намаз укырга һәм Ислам нигезләренә 80 кеше өйрәнде

06 апрель 2021 ел 08:00

4 апрель көнне халык арасында популярлык казанган проектлардан “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбе үз эшен төгәлләде. 7-нче тапкыр уздырыла торган бу төркемдә 80 кеше шәһадәтнамә алды.

“Ислам. Беренче адымнар” проекты – кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Өйрәнүчеләр 7 дәрес эчендә тәһарәт, намаз серләренә төшенә. Шуларга өстәп, кыскача Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлы, гакыйдә, хәләл-хәрам мәсьәләләрен үзләштерә. Дәресләр Рамазан ае якынлашканда тәмамлану сәбәпле, ураза турында да төп мәгълүматны өйрәнәләр.

Дәресләрне социаль бүлек активистлары, хәзрәтләр алып барды. Ачылу һәм ябылу тантанасында нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Гали хәзрәт Ибодов гыйбадәтнең Аллаһ каршында әҗерләре турында һәм намаз укуның фазыйләтләре, намаз калдыручыга булган сынаулар хакында бәян итте.

Ябылу тантанасында проект катнашучыларына шәһадәтнамәләр тапшырылды, остазларга рәхмәт сүзләре ирештерелде. Шәкертләр, гыйлем алуны дәвам итү мөһинлеген аңлап, Коръән укырга өйрәнергә теләкләре булуын һәм курсларга йөрергә ният кылуларын белдерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана