Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

07 апрель 2021 ел 09:42
Нәзарәт IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте IX Республика ифтарында катнашу өчен волонтерлар җыю турында игълан итә. Күптән көтеп алынган ифтар 7 майда “Kazan Expo” халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Бу көнне бергәләп намаз уку һәм авыз ачу өчен дәрәҗәле кунаклар, эшкуарлар һәм мохтаҗ катлам вәкилләре җыелачак: күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, сәламәтлеге чикле булган кешеләр... Оештыручылар – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” милли-туристик комплексы.

Быел ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать намазын укуны оештыру һәм ашамлыкларны өләшү өчен 14-75 яшьлек меңләп волонтер җәлеп итү күздә тотыла.

Волонтер булу өчен түбәндәге форманы тутырырга яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шалтыратырга кирәк.

Гаиләгез белән килеп, әлеге зур чараның бер өлешенә әйләнегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана