Рөстәм хәзрәт Нургалиев: «Нәзарәт пандемия чорында шактый тәҗрибә тупларга өлгерде»

08 апрель 2021 ел 14:32
Рөстәм хәзрәт Нургалиев: «Нәзарәт пандемия чорында шактый тәҗрибә тупларга өлгерде»

Бүген, шәгъбан аеның 26-нчы көнендә (8-нче апрельдә), ТР мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, Россия Ислам мәгарифе Советы рәисе, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев Севастопольдә «Россия мөселманнары Диния нәзарәте пандемия чорында: социаль хезмәттә яңа алымнар» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Форумны уздыру инициаторы булып Үзәкләшкән дини оешма – Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы, Кырым Республикасы эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, Ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды (Мәскәү шәһәре) тора.

Чарада Россия мөселманнары рухи лидерлары, мөселман белем бирү оешмалары вәкилләре, югары уку йортлары мөгаллимнәре, галимнәр, журналистлар, психологлар, музей һәм китапханә хезмәткәрләре катнашты.

Традиция буенча, конференция Коръән аятьләре укып һәм дога кылып ачылды. Аннары сәламләү сүзе белән делегатларга Кырым мөфтие – Эмирали хаҗи Аблаев, РФ Президентының Эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән багланышлар Департаменты вәкилләре, Кырым Республикасы җитәкчелеге, милләтара мөнәсәбәтләр буенча дәүләт комитеты, Кырым Республикасы Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы, Кырым Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре мөрәҗәгать итте.

Конференциядә катнашучыларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев сәламләде. Беренче чиратта ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының пандемия шартларында башкарган эшләренә йомгак ясады.

Татарстанда мөфтият, мәчет һәм мәдрәсә эшчәнлеге, шулай ук Рамазан аен үткәрү тәртибе нәкъ менә голәмәләрнең карарлары белән билгеләнде: «Мөфтияттә голәмәләр тарафыннан әлеге тема буенча 33 дини карар кабул ителде. Без халык белән үзара хезмәттәшлек итүдә дистанцион  эшчәнлекне көчәйттек һәм аңлату эшләрен алып бару өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Даруль ифта” бушлай мөселман call-үзәге көн саен һәм тәүлек дәвамында эшләү режимына күчерелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык мәгърифәтчелек проектлары онлайн форматка күчерелде. Республикада, илдә һәм дөньяда катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять урнашуга карамастан, Татарстанда моңарчы күрелмәгән хәйрия эшчәнлеге киң җәелдерелде".

Аннары Рөстәм хәзрәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең республикада катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыять урнашу чорында хәйриячелек эшчәнлеген оештыру өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты: «Мөфтият халыкка актив ярдәм итте – без азык-төлекне урамга чыгу мөмкинлеге булмаган ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләргә җиткерүне оештырдык, «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан иттек, аның кысаларында 12 авыру баланы дәвалау өчен акча тупладык һәм аз керемле 180 мең кешене азык-төлек җыелмалары белән тәэмин иттек».

Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында Рөстәм хәзрәт Нургалиев “Пандемия чорында дини институтларның эшчәнлеге: күп төрле тәҗрибә” секциясенең модераторы булды һәм “ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пандемия чорында дини-хокукый карарлары (фәтвалары)” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы эшчәнлегенең төп аспектларын, ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы дини-хокукый карарларын (фәтваларын), фәнни-дини эшчәнлекне камилләштерү буенча тәкъдимнәрен җиткерде: дини-тикшеренү органнарының фәнни-дискуссия мәйданчыгын булдыру, фәнни-дини тикшеренүләр өлкәсендә әйдәп баручы чит ил ислам фәнни учреждениеләре белән хезмәттәшлек; дини-хокукый карарлар кабул итү ысулларын унификацияләү.

Шул ук вакытта Рөстәм хәзрәт пандемия кискенләштергән кайбер проблемаларны да билгеләде. Рөстәм хәзрәт дин әһелләрен яңа дәгъват ысуллары эзләргә чакырды: «Пандемия бөтен кешелекне мәңгелек рухи һәм традицион кыйммәтләр, бу дөньяның мәңгелек булмавы турында уйланырга һәм һәркайсыбызның Раббыбыз каршына басарга һәм бу дөньяда башкарылган эшләр өчен җавап бирергә туры киләчәге турында уйланырга мәҗбүр итте. Коронавирусның кисәтү булуында шик юк. Безгә, дин әһелләренә, шулай ук кешеләр белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә, белем бирүнең заманча ысулларын кулланырга туры киләчәк”.

Пандемия чорында гамәлгә ашырылган эшчәнлек турында шулай ук Россия һәм БДБ мөселманнары Диния нәзарәтенең башка вәкилләре дә сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана