Мөфтидә Чечняның элекке мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев һәм Кунта-Хаҗи Кишиевның нәсел дәвамчысы булды

09 апрель 2021 ел 18:08
Мөфтидә Чечняның элекке мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев һәм Кунта-Хаҗи Кишиевның нәсел дәвамчысы булды

Бүген, шәгъбан аеның 27-нче көнендә (9-нчы апрельдә), Нәзарәттә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечняның элекке мөфтие Солтан хаҗи Мирзаев һәм чечен суфи шәехе Кунта-Хаҗи Кишиевның нәсел дәвамчысы шәех Исам Махмуд хаҗи белән очрашты. Очрашу дустанә мохиттә узды. Камил хәзрәт мөхтәрәм кунакларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күп баскычлы эшчәнлеге хакында сөйләде. Моннан тыш, хәзрәт кунакларны “Хозур” нәшриятының басма продукциясе тәкъдим ителгән мөфтиятнең китап галереясе, шулай ук нәшриятның яңа басмалары белән таныштырды.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт кунакларга истәлекле сувенир, шулай ук Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе – “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасын һәм Муинуддин Мөхәммәд Әмин Хиравиның “Алты Бармак. Высочайшие достоинства Мухаммада (да благословит его Аллах и приветствует) и его пророческий путь” китабын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана