Корылтай делегатлары Мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм Баш казыйны сайлады

12 апрель 2021 ел 16:50
Корылтай делегатлары Мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм Баш казыйны сайлады

Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае көн тәртибендәге ТР Мөфтиен сайлау турындагы мәсьәлә буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып Камил хәзрәт Сәмигуллин күрсәтелде һәм ул делегатлар тарафыннан бертавыштан сайланды. Камил хәзрәткә 36 яшь, ул – Коръән-хафиз, күпсанлы иҗазәтләр иясе, Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе галиме, татар, иске татар, гарәп, төрек телләрен белә, БИА докторанты, КФУ аспиранты, ислам фәннәре буенча китаплар авторы һәм тәрҗемәчесе, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең күпсанлы башлангычларын эшләтеп җибәрүче, өйләнгән, 4 бала атасы. 

Нәзарәтнең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумында тавыш бирү нәтиҗәсендә ТР Баш казыена кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев күрсәтелде һәм ул шулай ук делегатлар тарафыннан сайланды. 

VIII Корылтай барышында Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның беренче урынбасары да сайланды. Съезд делегатлары игътибарына Татарстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары вазыйфасына кандидат итеп Илфар хәзрәт Хәсәнов тәкъдим ителде һәм сайланды.

Шулай ук Корылтайда катнашучылар нәзарәтнең уставына үзгәрешләр дә кабул итте. Татарстан мөселманнарының VIII Корылтае бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшыру һәм Коръән укып тәмамланды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана