Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (13 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00-дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.
Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
13 апрель 2021 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
09 июль 2022 ел 01:59
Казанда Җәмигъ мәчет эскизын эшләү буенча халыкара конкурста җиңүчеләрне игълан иттеләр
08 июль 2022 ел 21:28
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы