Бүген, Рамазан-шәриф аеның 1-нче көнендә (13 апрельдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу – Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00-дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: “Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк”.
Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды
13 апрель 2021 ел 11:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти катнашында Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә “Сөләйман” мәчете комплексы ачылды
16 ноябрь 2023 ел 17:07
Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Татарстан мөфтие резиденциясендә булды
15 ноябрь 2023 ел 17:26
Татарстан Мөфтие: «Россиядә совет чоры ислам мәгарифе үсешенә зур зыян салды»
15 ноябрь 2023 ел 16:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы