Чистай районы Үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылачак

14 апрель 2021 ел 13:07
Чистай районы Үзәк хастаханәсендә гыйбадәт бүлмәләре ачылачак

Чистай районы үзәк хастаханәсендә мөселманнар һәм православие динендәгеләр өчен гыйбадәт бүлмәләре ачылачак. Ачылыш стационарда капиталь ремонт тәмамланганнан соң, 2021 елның августына планлаштырыла.

9 апрель көнне дини конфессия вәкилләрен район хастаханәсенең стационарына чакырдылар һәм бүлмәләрнең кайда урнашачагын күрсәттеләр, ремонт эшләрен башкарып чыгу буенча дин әһелләренең фикерләре белән кызыксындылар. Кунаклар гыйбадәт бүлмәләре булдыру идеясен югары бәяләделәр. Бу эшнең башында Чистай район хастаханәсе баш табибы Рәис Мостафин тора.

- Хастаханә ул – еш кына физик яктан гына түгел, рухи яктан да авырту-сызлаулар, борчылулар белән очрашырга туры килә торган урын. Ә дин күп кенә кешеләрнең тормышының аерылгысыз бер өлеше. Шуңа күрә, безнең пациентларның ихтыяҗларын аңлап, без гыйбадәт бүлмәләре булдырырга булдык. Өстәвенә, бу дәвалау учреждениесендә иҗтимагый киңлекне киңәйтү дигән сүз. Без балалар поликлиникасында да иҗтимагый киңлекне киңәйтү тәҗрибәсен кулланабыз: аниматорларны, рухи оркестрны чакырабыз. Болар барысы да безнең кечкенә пациентларга үзләрен уңайлырак хис итәргә һәм поликлиникадан, табиблардан курыкмаска ярдәм итә, – дип уртаклашты Рәис Мостафин.

– Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә мондый бүлмәләр булу бик мөһим. Авыру халәттә кеше Аллаһы Тәгаләгә тагын да якыная. Ул чын күңелдән гыйбадәт кыла башлый. Моның өчен Чистай хастаханәсендә бөтен шартлар да тудырылачак. Пациентлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гыйбадәт кылу бүлмәсенә кереп намаз укый алачак. Мондый мөмкинлекләрне тудырганы өчен баш табибка, хастаханә җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип ассызыклады Чистай шәһәренең “Нур” мәчете имамы Рәдиф хәзрәт Фәттахов.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана