ТР мөфтие киңәшчесе – дини берләшмәләр белән багланышлар буенча динара советның эшче төркем утырышында

14 апрель 2021 ел 15:11
ТР мөфтие киңәшчесе – дини берләшмәләр белән багланышлар буенча динара советның эшче төркем утырышында

Бүген Татарстан мөфтиенең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов Мәскәүдә РФ Президенты администрациясе бинасының Мәрмәр залында РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем киңәшмәсендә катнашты. Утырышта катнашучыларга Советның җаваплы сәркатибен тәкъдим иттеләр – әлеге вазифага РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе референты Третьяков Андрей Валентинович кереште. Ул катнашучыларны Динара һәм милләтара диалог буенча Бөтендөнья конференциясенә әзерлек эшләре барышы белән таныштырды.

Мәскәү Патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлегенең секретаре, эшче төркем җитәкчесе иеромонах Стефан (Игумнов Антон Александрович) оештыру мәсьәләләре һәм 2021 елга дини эш төркеме эшчәнлеген планлаштыру турында сөйләде.

Дөньядагы катлаулы икътисадый вәзгыятькә дә карамастан, фонд үз эшчәнлеген туктатмады. Эш төркеме белдергәнчә, алга таба Совет Сүрия халкына гына түгел, ә Африка, Гыйрак, Иран, Ливан, якын чит илләргә – Әрмәнстан һәм Әзәрбәйҗанга ярдәм итәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 23 сентябрендә Сүриядә барган сугыш нәтиҗәсендә бик зур зыян күргән биш катлы мәктәп 1200 укучы өчен үз ишекләрен ачты. Мәктәп бинасы РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем составына керүче Россия дини оешмалары ярдәме белән торгызылды. Бу эштә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнашты, аның көче белән Татарстанда мөселманнар арасында хәйрия акчалары җыю оештырылды. Татарстан мөфтие киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов ассызыклап узганча, әлеге күркәм эштә төрле милләтләр, конфессияләр бергә кулга-кул тотынып катнашты, сугыш авырлыгын кичергән халыкка хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәтте. Татарстан мөфтиятенең активлыгы һәм җиң сызганып катнашуы, зур ярдәм күрсәтүе нәтиҗәсендә, мәктәп тиз арада торгызылды һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында ачылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана