“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны: авыру балаларга ничек ярдәм итәргә?

15 апрель 2021 ел 09:25
“Рамазан – изге гамәлләр ае” марафоны: авыру балаларга ничек ярдәм итәргә?

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны көч җыя. Аның бер юнәлеше 5 авыру балага тернәкләнү өчен акча җыюны күздә тота. Аларга сәдака рәвешендә акча күчерүнең 3 ысулы булдырылды: акчаны смс белән, банк картасына яки реквизитларга җибәрергә мөмкин. Әйтергә кирәк, былтыр әлеге акция кысыларында 12 сабыйга дәвалану курсларын узу өчен мөмкинлек тудырылды. Быелгы Рамазан аеның геройлары:

Ярдәмгә мохтаҗ беренче бала – Мәрьям Хәйретдинова. Аңа 7 яшь. Үзе кечкенә булса да, диагнозлар исемлеге зур: сабыйда ачык булмаган этиологияле энцефалопатия, баш миендә арахноидаль киста, йөрәге тумыштан тайпылышлы һәм операция ясалган, психо-сөйләм үсеше тоткарлану... Мәрьям үз гомерендә 6 операция кичергән, шуларның икесе – баш миенә, бер операция – йөрәккә. Шулай ук сукыр эчәгесен, остеомиелитны дәвалау һ.б. Тормышы катлаулы булуга карамастан, Мәрьям гел үсештә. 7 яшендә кыз гадәти гимназиягә укырга керә. Балага тернәкләнү курслары таләп ителә. Мәрьямгә моның өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче бала – Динә Галиуллина. Аңа 12 яшь. Сабыйда спастик тетрапарез, күзләрнең челтәр катлавы астегматизмы. Динә 28 нче атнада туган. Биш айда аңа диагноз куйганнар. 2 айда кызның күзенә операция ясаганнар. Ул бары тик 2 яшьтә генә утыра башлаган. Өч яшьтә генә, әти-әниләрен сөендереп, бераз сөйләшергә тотынган. Гаиләдә әтиләре генә эшли. Шуңа күрә акча бик кирәк әйберләргә генә җитә. Хәзер сабыйга тернәкләндерү курслары бик кирәк. Әмма бу курслар өчен гаиләнең түләргә көче җитми. Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ. Динәне аякка бастыру өчен 60 000 сум акча кирәк.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Айзат Билаловка 4 яшь. Диагнозы: ДЦП, спастик тетрепарез, Веста синдромы. Ул бу дөньяга бик авырдан килә. Баланы тартып диярлек алалар, ул зәңгәрләнгән була һәм бары 20 минуттан соң гына кычкырып җибәрә. Айзат үзе сулый алмаган, бары зонд аша гына ашаган. Берникадәр вакыттан соң аны көзән җыера башлый, өстәвенә Веста синдромы да бар. Малай ятып кына тора, әйләнми, сөйләшми... Балага кичекмәстән тернәкләнү узарга кирәк. Айзат тулы гаиләдә тәрбияләнә, әмма әтиләре генә эшли. Әнисе авыру баланы тәрбияләү белән мәшгуль һәм тагын бер бәби көтә. Айзат өчен кирәк булган акча – 60 000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Семён Матвеев. 8 яшьлек Семён гаиләдә өченче бала булып туган, ир-балалардан берүзе ул. Әнисенең йөклелек чоры яхшы уза, Семённы гаиләдә зарыгып көтәләр. Бала дөньяга килгән вакытта, аның йөрәге тибүдән туктый. Малайның хәле бик авыр була. Шуннан соң Семён күпсанлы тернәкләнү курслары уза, дәвалана. Хәзер Сёма мөстәкыйль рәвештә басып йөри алырлык хәлдә түгел. Ул барысын да аңлый, сөйләшә, кулга тотынып йөри. Тиздән катлаулы операция ясарга тиешләр, аннан соң кабаттан тернәкләнү курслары узарга кирәк булачак. Семён өчен 60 000 сум күләмендә акча җыю игълан ителә.

Ярдәмгә мохтаҗ бишенче бала Вика исемле. Аңа 12 яшь, ул 4 нче мәктәп-интернатта укый. Туган вакытта табиб хатасы белән Викага нык зыян килә. Алты айлык чагында аңа балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез диагнозы куела. Виктория бик авырлык белән йөри, гиперкинезлар (авыруның үз ихтыярыннан башка барлыкка килә торган хәрәкәтләр) бар, күз күреме начар, яза алмый, зур булмаган араларга тотынып кына йөри. Вика биш аеннан бирле даими рәвештә тернәкләндерү курслары уза. Өйдә ул шулай ук сәламәтләндерү физкультурасы белән шөгыльләнә, массаж ала, логопед, репетитор һәм дефектолог белән шөгыльләнә. Тырышлык бушка узмый: Вика сөйләшә, бер кул белән тотынып һәм ходунки белән йөри башлый. Әниләре бары балаларны карау белән генә шөгыльләнә, гаиләдә әти кеше генә эшли. Гаиләнең шактый кыйбат торган курсларга акчасы җитми. Алар ярдәм сорый. Кирәк булган сумма – 60 000 сум.

Әлеге балаларга ярдәм итүнең 3 юлы бар:

1) 3116 номерына kazan сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә.

2) 6390 0262 9014 6262 29 номерлы Саклык банкы картасына күчерергә (Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

3) Акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар түбәндә күрсәтелгән.

ИНН: 1655068682

КПП: 165501001

ОГРН: 1091600003153

ОКПО: 63107012

Расчетный счет: 40703810500027000071

Банк: ПАО "АК БАРС" БАНК

БИК: 049205805

Корр. счет: 30101810000000000805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Телефон: (843) 225-33-22

Генераль директор: Мәрданов Булат Раиф улы;

Акчаны күчергәндә «ДЕТЯМ» дип күрсәтергә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана