Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен фитыр сәдакасын җыя

12 май 2021 ел 12:30
Нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗлар өчен фитыр сәдакасын җыя

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны кысаларында фитыр сәдакасын җыя. Ел саен игълан ителүче бу акция ТР МДН тарафыннан авыру балаларга, азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә аеруча актив катнаша, чөнки бу изге айда игелекләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә.

Мөселманнар фитыр сәдакасын Рамазан аенда түли. Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.

       Фитыр сәдакасын ике юл белән күчерергә мөмкин:

       Сәдаканы 13 апрельдән 12 майга кадәр күчерергә мөмкин.

1. 4817 7601 6652 0787 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атаморат кызы исемендә).

2. Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.

Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.

Генераль директор   Мәрданов Булат Раиф улы

ИНН   1655068682

КПП   165501001

ОГРН 1091600003153

Банк    ПАО «Ак барс» банк

К/с      30101810000000000805

Р/с       40703810400020000071

БИК    049205805

Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.

Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.

Телефон 89872253322.

Сайт: www.zakyatrt.ru

e-mail: fondzakyat@yandex.ru

Акча күчерүнең максатында «Фитр-садака» дип күрсәтергә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана