ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, алга таба халыкның мохтаҗ катламнарына бүлеп бирү максатыннан, "Рамазан – изге гамәлләр ае" дип исемләнгән хәйрия марафоны кысаларында фитыр сәдакасын җыя. Ел саен игълан ителүче бу акция ТР МДН тарафыннан авыру балаларга, азкеремле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә аеруча актив катнаша, чөнки бу изге айда игелекләр өчен әҗер-саваплар арттырылып бирелә.
Мөселманнар фитыр сәдакасын Рамазан аенда түли. Билгеле булганча, фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.
Фитыр сәдакасын ике юл белән күчерергә мөмкин:
Сәдаканы 13 апрельдән 12 майга кадәр күчерергә мөмкин.
1. 4817 7601 6652 0787 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Борһанова Майя Атаморат кызы исемендә).
2. Оешманың тулы исеме «Зәкят» хәйрия фонды.
Кыскартылган исеме «Зәкят» фонды.
Генераль директор Мәрданов Булат Раиф улы
ИНН 1655068682
КПП 165501001
ОГРН 1091600003153
Банк ПАО «Ак барс» банк
К/с 30101810000000000805
Р/с 40703810400020000071
БИК 049205805
Юридик адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт.
Гамәлдәге адрес: 420021, ТР, Казан шәһәре, Тукай урамы, 89 нчы йорт.
Телефон 89872253322.
Сайт: www.zakyatrt.ru
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
Акча күчерүнең максатында «Фитр-садака» дип күрсәтергә.