Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты балалар өчен энциклопедия нәшер итте

16 апрель 2021 ел 09:40
Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты балалар өчен энциклопедия нәшер итте

Олылар дөньясы зур һәм катлаулы итеп корылган. Кечкенә мөселманга аны ничек аңларга? Без нәрсәгә ышанырга тиеш? Кем Ул – безнең барлыкка Китерүчебез? Кемнәр ул фәрештәләр? Ә пәйгамбәрләр турында нәрсә беләбез? Бу дөнья белән нинди кануннар идарә итә? Безгә нинди вазифалар йөкләнгән? Һәр мөселманның тормышында иң мөһиме булып нәрсә тора? 

Гакыйдә фәненә караган әлеге сорауларга кыска һәм төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп җавап бирү максатыннан, балалар өчен “Хозур” нәшрият йорты Мәликә Өмме Яхъяның «Клад для маленьких мусульман» (“Нәни мөселманнар өчен хәзинә”) исемле китабын нәшер итте. Биредә гакыйдә фәненең иң авыр төшенчәләре һәм мөселман кешесенең вазифалары хәтта биш яшьлек бала да аңларлык телдә язылган. Автор дусларча һәм юмор хисе белән яшь укучыларга мөрәҗәгать итә һәм материал аңлаешлы булып, хәтердә калсын өчен, заманча сторителлинг (хикәяләү) техникасын куллана.

«Клад для маленьких мусульман» – безнең кечкенә балаларыбыз өчен төсле рәсемнәр белән бирелгән беренче мөселманча белешмә-энциклопедия. Анда сез күп кенә кызыклы, гадәти булмаган һәм күңелле мәгълүмат белән таныша аласыз. Сезне төрле илләр буйлап сәяхәт, тәмле рецептлар, гадәти булмаган биремнәр көтә. Болар барысы да көндәлек тормышта кирәк була торган дини белемнәр белән бергә үрелеп бара.

Бу китап миллионлаган сораулар бирүче балаларыбыз өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.

Китапны “Хозур” нәшрият йорты кибетләрендә сатып алырга һәм дистанцион рәвештә заказ бирергә мөмкин.

Кибет: Казан шәһ., Тукай ур., 36нчы йорт. Тел.: +7 960 072-74-63;

Склад: Казан шәһ., Газовая ур., 14нче йорт. Тел.: +7 (966) 250-00-09;

Интернет-кибет: huzurshop.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана