Нәзарәтнең "Хозур" нәшрияты "Түбәтәй"дә ифтарларга чакыра

16 апрель 2021 ел 09:41
Нәзарәтнең "Хозур" нәшрияты "Түбәтәй"дә ифтарларга чакыра

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Түбәтәй» тиз туклану рестораннары челтәре белән берлектә Казан мөселманнарын ифтарларга чакыра. Әлеге рестораннар челтәрендә Рамазан аенда ураза тотучыларга “Хозур” ифтар җыелмасы тәкъдим ителә. Милли аш ризыкларыннан тыш, аңа бүләк рәвешендә «Рамазан. Ураза: еш бирелә торган сораулар» дигән китап та керә.

Уртак акция беренче тапкыр үткәрелә.

Ифтар җыелмаларын Кремль ур., 21, Бауман ур., 47/9, Университет ур., 22 адреслары буенча урнашкан рестораннар челтәрендә сатып алып алырга мөмкин. Ифтар җыелмаларына шулай ук restaurant.tubatay.com сайтында заказ бирергә мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана