Нәзарәткә Камил хәзрәтне мөфти итеп сайлануы белән котлау өчен Дагыстан мөфтиятенең рәсми делагациясе килде

16 апрель 2021 ел 13:44
Нәзарәткә Камил хәзрәтне мөфти итеп сайлануы белән котлау өчен Дагыстан мөфтиятенең рәсми делагациясе килде

Бүген, Рамазан аеның 4-нче көнендә (16-нчы апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә Дагыстан мөфтиятенең рәсми делегациясен кабул итте. Аның белән очрашып, Татарстан мөфтие итеп сайлануы уңаеннан котлау өчен Нәзарәткә Дагыстан Республикасы мөфтияте рәисе Шамил Алиханов, Дагыстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, мөфти ярдәмчесе Ильяс Умалатов, Дагыстан Республикасы Хөкүмәтенең Татарстан Республикасындагы вәкиле Магомед Мөслимов килделәр.

Мөхтәрәм кунаклар шулай ук хәзрәтне мөбарәк Рамазан ае белән тәбрикләделәр, аның Босния һәм Герцеговинага сәфәреннән алган тәэсирләре турында сораштылар.

Очрашу барышында  Камил хәзрәт Дагыстан мөфтияте вәкилләрен Нәзарәтнең Рамазан аенда эш тәртибе, Республикакүләм ифтарга әзерлек барышы, хәйриячелек проектлары белән таныштырып узды, Казан һәм Татарстан мәчетләрендә Коръән хәтем кылу турында сөйләде.

Дагыстанлылар нәзарәтнең күпкырлы башлангычларын югары бәяләделәр һәм Татарстан мөфтиен 2-нче май көнне Татарстанда яшәүче Дагыстан Республикасы вәкилләре катнашында узачак ифтарга шәрәфле кунак итеп чакырдылар. Әлеге авыз ачу мәҗлесендә Дагыстан Республикасы Хөкүмәтеннән, Мөфтияттән, төрле милли һәм иҗтимагый оешмалардан күпләгән вәкилләрнең катнашуы көтелә. Камил хәзрәт исә, үз чиратында, чакыруны кабул итеп алып, Дагыстан мөфтияте вәкилләрен ел саен 2-нче май көнне традицион рәвештә уза торган Остазлар көненә чакырды. Бу көнне Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына барып, катнашучылар татар дин әһелләре – Ш.Мәрҗани, Г.Баруди, Ә.Максуди, С.Бикбулат, Ә.Сафиуллин, Г.Саматов һ.б. шәхесләрне искә алып, догалар кылачак. Әлеге чара быел беренче тапкыр Рамазан аена туры килүе белән үзенчәлекле булачак. Бу изге айда Коръән-хафизлар һәм дин әһелләре мәрхүмнәр рухына Коръән укып багышлаячак, остазлар васыять итеп калдырган нәсыйхәтләрне яшьләргә җиткерәчәк.

Кунаклар, Татарстан мөфтиенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват буенча актив эшчәнлеген һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалавын истә тотып, Камил хәзрәткә намазлык, хөтбә алып бару өчен таяк бүләк итте. Кыйммәтле бүләкләр арасында спорт җиһазы – җәя һәм ук та бар иде.

Камил хәзрәт кунакларны “Хозур” нәшрияты китаплары белән таныштырды һәм очрашуга вакыт табып килгән Дагыстан мөфтияте вәкилләренә тирән рәхмәтләрен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана