“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсендә”: тапшыруның “Хузур ТВ”да премьерасы

16 апрель 2021 ел 13:26
“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсендә”: тапшыруның “Хузур ТВ”да премьерасы

Изге Рамазан аенда “Хозур ТВ” “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсендә” дип исемләнгән яңа тапшыру эшләп чыгарды.

“Аллаһның рәхмәт күләгәсендә” – ул Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсендә булачак хәдистәге 7 төрле кешене тасвирлаучы тапшыру. Аны Сәлим бин Умар бин Хафиз алып бара.

“Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсендә” булучылар арасында түбәндәгеләр бар:

1) гадел (намуслы) имам;

2) яшьтән үк Аллаһка гыйбадәт кылып үскән кеше;

3) күңеле мәчет белән бәйле булган кеше;

4) Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен сөйгән, шуның өчен генә күрешкән һәм аерылган ике кеше;

5) дәрәҗәле, матур хатын зина кылырга чакырганда: «Мин Аллаһтан куркам», - дип, бу эштән тыелган кеше;

6) сул кулы уң кулының сәдака бирүен белмәү дәрәҗәсендә яшереп сәдака бирүче;

7) беркем күрмәгәндә Аллаһны зекер итеп, күзеннән яшьләре аккан кеше.

Тапшыру әлеге җиде сыйфатны үзендә булдыручы шәхесләргә багышлана, алар арасында күпләгән пәйгамбәрләр, сәхабәләр, беренче буын мөселманнар бар.

“Таттелеком” абонентлары “Аллаһның рәхмәт күләгәсендә” тапшыруын сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 13:15 һәм 22:40 сәгатьтә, шулай ук шимбә көнне 13:25 һәм 22:45 сәгатьтә карый ала.

“Хозур ТВ” телеканалын һәр кеше huzurtv.ru сайтында карый ала. Көннән-көн “Хозур ТВ” үзенең кабельле тапшырулар географиясен киңәйтә. Бүгенге көндә мөселман телеканалын Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Кырым, Түбән Новгород өлкәсе, Воронеж өлкәсе, Пермь крае һәм Дагыстан тамашачылары карый ала.

huzurtv.ru сайтына керегез, “Хузур ТВ” мобиль кушымтасын App Store яки Google Play-дан йөкләп алыгыз.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана