Мөфти Норлат мөселманнары белән аралашты һәм ифтар мәҗлесендә катнашты

20 апрель 2021 ел 10:04
Мөфти Норлат мөселманнары белән аралашты һәм ифтар мәҗлесендә катнашты

Кичә, Рамазан-шәриф аеның 7-нче көнендә (19-нчы апрельдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның Норлат муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.

Мөфти хәзрәт беренче эш итеп быелның март аеннан рәсми рәвештә ачылган мохтаҗларны бушлай ашату үзәге эшчәнлеге белән танышты. Әлеге үзәк Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге тәгълим үзәгендә мөхтәсибәт һәм район хакимияте ярдәме белән булдырылды. Биредә, диненә һәм милләтенә карамастан, Рамазан аенда да кич белән авыр тормыш хәлендә калган һәркемгә ярдәм итәләр – көн саен 50-70 кешегә ризык җыелмалары өләшәләр. Камил хәзрәт мохтаҗларны бушлай ашату үзәге эшчәнлеген югары бәяләде һәм хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Алга таба мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Тәгълим үзәгендә оештырылган ифтар мәҗлесенә узды. Бирегә Норлат районы авылларыннан җитмешкә якын мохтаҗ, фәкыйрь, физик мөмкинлекләре чикле кеше җыелды. Мөфти ифтар мәҗлесенә җыелучыларга вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Аннары Камил хәзрәт Тәгълим үзәгендә узучы логопед дәресләренең нәтиҗәләре белән танышты. Биредә Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын истә тотып, балаларның теле туган телендә – татар телендә ачылуына зур игътибар бирелде, кайбер авазларны һәм сүзләрне әйтә белмәүче балалар өчен татар телендә махсус күнегүләр үткәрелде. Бу башлангычны Камил хәзрәт хуплады һәм оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

Районкүләм ифтар мәҗлесе Норлат башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин ярдәме белән үткәрелде. Кунаклар ифтарга килүчеләр белән бергә бер сафка тезелеп, мөфти җитәкчелегендә ахшам намазы укыдылар, аннары Коръән укып, ил-көнгә, республикага бәрәкәт, иминлек, бәхет сорап догалар кылынды. Ифтар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу буенча чараларны күреп үткәрелде.

Ифтар дәвамында мөфти хәзрәт Норлат муниципаль районы Башкарма районы җитәкчесе Рәфис Рафыйк улы Хәмзинга рәхмәт хаты тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана