Онлайн-мәдрәсә “шәкерт”ләре аеруча ислам тарихы, тәҗвид һәм тәфсир белән кызыксына

20 апрель 2021 ел 15:23
Онлайн-мәдрәсә “шәкерт”ләре аеруча ислам тарихы, тәҗвид һәм тәфсир белән кызыксына

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга өч айдан артык вакыт узып китте. Бу вакыт эчендә онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 36 меңгә җитте! Шуларның 302-се, ислам нигезләре турында тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булды. 

Онлайн-мәдрәсәдә көн саен ким дигәндә 1000 “шәкерт” Ислам дине нигезләрен үзләштерә. Аларның 18% – 25-34 яшьтә, 15% – 35-44 яшьтә, 42% - 55 яшьтән өлкәнрәк. Шәкертләрнең яшәрүе күзгә ташлана. Төбәкләргә килгәндә, medrese.tatar платформасында белем алырга  теләк белдерүчеләрнең күпчелеге – татарстанлылар (18 298 кеше). Татарстаннан тыш, Башкортостан Республикасы (3213), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (2138), Ульяновск өлкәләрендә (406) яшәүче милләттәшләребезне атап була. Россиядән кала, тагын Казахстан (591), Үзбәкстан (221), Төркия (106), Австралия (172), Кыргызстан (177), АКШ (89), Германия (71), Азәрбайҗан (42), Ирландия (17), Финляндия (12), Канада (21), Франция (11), Мисырда (10) теркәлү узучылар бар. Онлайн-мәдрәсәдә төбәкләрдән һәм чит илләрдән белем алучылар саны артканнан-арта. Укучыларның 73% сайтка смартфоннар аша керә.

Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта “Татарларда Ислам тарихы” (курсны 3600 кеше тыңлады), тәҗвид (2500 кеше), тәфсир (1900 кеше укыды) дәресләре кызыксындырган. Өч айдан бирле каралган дәресләр саны 55 203кә җиткән. 

Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итәчәк. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып була. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана